Стихи за 2010 и 2011гг

 

Эчтәлеге:

1.Ходайдан башка җирдән салам да селкенми.

2. Урман хайваннары фаҗигасы.

3. Зиратларда мин булдым.

4. Кайдан эзлэргэ бэхетне.

 

-----------------------------------------------------

 

 

 

Ходайдан башка җирдән салам да селкенми.

 

Җәйнең бер ял көнендә

Уйландым барырга базарга.

Сыерыбыз сөтсез булды бит,

Мәҗбүр булдык сатарга.

 

Хәерле юл,-диде хатын,

Сыерга тагын карап.

Кулларын күтәреп дога кылды,

Изге Ходайдан сорап.

 

Хатын әйтте: « Юлга чыгасын,

Зинһар Алланы сагын!»,

«Нәрсә сагнып торыйм инде,

Мин барыбер сатамын».

 

Шикләнсәм дә-борчылмадым,

Вакыт үтте,тынычландым.

Сыер сату не проблема,

Катлаулы эшләр башкардым.

 

Шулай итеп чыгып киттек

Сергач дигән базарга.

Дөрестән дә, сыер сатылмаса,

Кирәк сәбәп табарга.

 

Шулай итеп сыер белән

Без барабыз юл буйлап.

Базарчылар узып китә,

Елмаеп та пышылап.

 

Шуларның берсе әйтте бит:

“Бу соң нинди тамаша?

Бабай үзе алда атлый,

Ә сыеры артта бара.

 

Ничек дөрес була инде,

Мин кая басыйм икән?

Я арттамы, ә алында,

Яисә бокадамы икән.

 

Барып җиттек без базарга,

Сыерлар аз, халык та бар.

Килеп карыйлар сыерны,

Никтер сатып алмыйлар.

 

Ник сатасын дип сорыйлар,

Әллә сыерыңмы сөтсез?

Бәлки  ул  авырыйдыр,

Әллә сөтеме тәмсез?

 

Шулай итеп узып китте

Безнең базар көнебез.

Таки сыер сатылмады,

Эй үкендем мин чиксез.

 

Хатынның сүзләре искә төште,

Ник тыңламадым киңәшен.

Шул ук вакыт мин тотындым

Әйтергә Алла сүзен.

Зарландым да, тынычландым,

Көнем  үтсә дә бушка.

Исән-сау кайтысы иде,

Алла кушсалла кушса.

 

Даечеркам, ни булса да,

Зарланып булмый язмышка.

Төнгә кадәр кайтып җитәрбез,

Алла кушса, Алла кушса.

 

Хәлдән таеп килеп җиттек,

Икебездә арыган.

Хатын гына кычкырынмасын дип,

Тагын сорадым Алладан.

 

Килеп тәрәзә шакыдым да,

Хатын ачты ишеген.

«Хатын! Алла кушса сөйлим сиңа,

Бу юләр сыерның кемлеген».

 

«Эх, син үзең юләр,

Алланы сагынмый юлга чыктың.

Бик деловой кылынасын,

Сатам диеп бит мактандың».

 

Ярыйатын, куй чәеңне,

Алла кушса эчәбез.

Алла кушса куй икмәкне

Төн буе сөйләшәбез.

 

И, хатынабалмадым бит

Бу базарның мин җаен.

Кеше дә юк, сыерлар бик күп,

Басканнар адым саен.

 

Җитәр сиңа сөйләргә,

Тагын мине алдыйсын.

Алланы сагынмый киттең,
Нәрсә сыерны курлыйсын.

 

Я, хатын, бәләнмә инде,

Болайда җаныма тыгыз.

Алла кушса мин ятамын,

Кирәкми миңа сыерыгыз.

 

Ярый, ярар, тынычлан син,

Юкка -барга күперелмә.

Татлы йокы телим сиңа,

Но сыерыбызга син тимә.

 

Ярый...Алла кушса мин ятамын,

Хәзер китәм  йокыга.

Алла кушса мин торырмын,

Иртә белән уянуга.

 

Иртә белән мин уяндым,

Араландым йокыдан.

Тулы чиләк сөте белән

Хатыным яныма баскан.

 

Менә нинди була хәлләр,

Алланы сагынгачтын.

Сыерыбыз тиз үзгәрде,

Алла үзе кушкачтын.

 

Шуннан бирле мин өйрәндем

Һәрчак Алланы сагынырга.

Алланы сагнып ятарга да,

Алланы сагнып уянырга.

 

Бар эшләрем рәтле бара,

Тик Алла сүзе телдә.

Сыерыбыз да сөт бирәдер,

Хатын белән дә бер сүздә.

 

М.Максут. 02.08.10г.

 

 

№2.

Урман хайваннары фаҗигасы.

 

Авылыбызның төньягында

Бар бит кара урманнар.

Инде шунда озак еллар

Яши төрле хайваннар.

 

Аларның да  кешеләр кебек

Бар бит үз тормышлары.

Балалар үстереп маташалар,

Безнеке кебек  язмышлары.

 

Кешеләргә зиян итми

Гомерләрен уздыралар.

Без кече братлары диеп,

Үзләрен санап торалар.

 

Урман янында акрын гына

Ага киң елгалары.

Елга өстендә күперләре бар,

Шуннан кибеткә юллары.

 

Бер тапкыры карлар эреп,

Бик зур җәю җәелде.

Хайваннар калды утрауда,

Күперләре  тетелде.

 

Азмы-күпме чыдадылар

Шул хайваннар ашамлыксыз.

Кибеткә дә юллары  ябылды,

Булдылар бит тынычсыз.

 

Ашамлыклары ботенлэй беткәч,
Балалары очен кайгырдылар.

Бер-берсенэ дэшми генэ

Коннэрен уздырдылар.

 

Көннәрнең бер көнендә

Болан түзмәде-кычкырды.

Шундый инде билге биреп,

Хайваннарны җыештырды.

 

Килделәр шул жыелышка

Бүреләр һәм куяннар,

Төлкеләр дә, ишәкләр,

Төрле буйлы еланнар.

 

Сайладылар карт боланны

Җыелышта баш итеп.

Ачыклады шушы болан

Җыелыш сәбәбен җиткереп.

 

Так...кемдә нинди фикерләр бар

Күперебез турында?

Кемнән,  нинди ярдәм булыр,

Әйтеп калыгыз,сораганда”.

 

Бер минут тынлык булды да,

Саескан тотынды “сайрарга”:

“Кирәк күперне буенча салырга,

Мөмкин тагын ватылырга”.

 

Ярар, саескан, катлаулама,

Син күперсез дә яшисен.

Киңәшең бөтенләй уңайсыз,

Безгә яманлыкмы телисен?

 

Шулай бераз вакыт үткәч,

Ябалак уянды йокысыннан:
“Сез үзегез булдыралмыйсыз,

Ярдәм сорагыз районнан”.

 

“Шулайга-шулай,-диде дә болан,

Кемне җибәрәбез сон  районга?”

Бар хайваннар бердәм булып,

Карадылар аюга.

 

“Да, аю,-диде болан,

Син көчле һәм тавышлы.

Без сиңа ошанабыз,

Әйләнеп кайт районны”.

 

Иртә белән аю китте

Күпер мәсьәләсен чишәргә.

Килеп керде райсоветка

Бал тотып нәчәлләргә.

 

Игътибар белән тыңладылар

Аюны шул нәчәлләр.

Алай-болай сөйләделәр дә,

Мөмкинлек юк диделәр.

 

Аю кайтты дусларына

Авыр сулап,борчылып.

Бар хайваннар көтеп торды

Бер урынга җыелып.

 

Сөйләп бирде, аеплы булып,

Аю үзенең хәлләрен.

Бар хайваннар борчылдылар,

Ишеткәч аның сүзләрен.

 

Тагын тирән уфланып,
Сулап куйды карт болан.

Нишлэргэ сон безгэ инде,

Бу нэчэллэргэ ни булган.

 

Бүре, дускай, барып кара,

Шул ошанычсыз нәчәлләргә.

Күрсәт син клыкларыңны,

Бир сабак юнсезләргә.

 

Җитте бүре райсоветка,

Бераз тукталып калды.

Кашларны артыгырак бөреп,

Бусагага аягын салды.

 

Исән-саулармы, әфәнделәр,

Мин килдем ярдәм сорап.

Күперебез җимерелде бит,

Инде куймагыз  ташлап.

 

Клыкларны курсэтсэ дэ,

Бүре ярдәм алалмады.

Чиновниклар аның сүзләрен

Колакка да салмады.

 

Бүредән соң булды куян,

Куяннан соң бер елан.

Җибәреп карадылар төлкене дә,

Тик  ярдәм булмады һаман.

 

Да,-диде, болан авыр сулап,

Нишләргә соң безләргә?

Кемне тагын җибәреп карыйк,

Шул ярдәмсез нәчәлләргә.

 

Керпе әйтте карап ишәккә:

“Ә син, нигә бармыйсын?

Авырсынма, барып кайт, син,

Тауга каршы бит чапмыйсын”.

 

Бар хайваннар көлештеләр-,

Нишләп ишәк анда барсын.

Күпер мәсьәләсен чишәлмәс ул,

Әйтер сүзләр ни тапсын.

 

“Ярый,- диде, ишәк елмаеп,

Үз-үзенә ошанып.

Күпер барыбызга да кирәк,

Кибетсез булмый тукланып”.

 

Озак үтмәде,ишәк кайтты,

Кулында күп кәгазьләр.

Хайваннар ошанмый калсаларда,

Кәгазьдэ бар печатьләр.

 

Ничек шулай, ишәк әфәнде,

Син кирәкле сүзләр таптың?

Әллә ришвәтме бирдең син,

Әллә урманыбызны саттың.

(ришвәт-взятка)

 

Юк, юк,-диде ишәк елмаеп,

Сөйләп бетмәс кебек сүзләре:

Чиновниклар миңа таныш икән,

Үзләре түгел, ә телләре.

 

Сойлэп бирдем мин аларга

Шушы безнен проблеманы.

Мине тынлап председатель

Ботенлэй кычкырып елады.

 

Тынычлангач, кулын бирде,

Безнен вопросны чишэргэ.

Узенен урынбасары итеп,

Яшьте мине эшлэргэ.

 

Аннары минем хөрмэтемэ

Матур өстэл төзеделэр.

Без  бик ошашканнар диеп,

Күп тостлар да эйттелэр.

 

Кара икра, ак балыклар

Инде өстэл ничек чыдады.

Кабачковый икра капмакчы идем,

Никтер ул шул булмады.

 

Озактылар мине хушлашып,

Үземдэ шактый ярсуландым.

Райкомда калырга телэк бар иде,

Тик сезгэ бит ашыктым.

 

 

Ни әйтергә, райсоветта утырганнар,

Минем кебек ишәкләр.

Сөйләп биргәч үз телемдә-,

Үтэлде барлык телэкләр”.

 

Ишәкнең сүзләре бетте дә,
Хайваннар бик шатланды.

Ишәк иң белемле  диеп

Карт болан аны мактады.

 

 

Икенче көнне плотниклар

Килеп күпер салдылар.

Беренче итеп шул күпердән

Ишәкне уздырдылар.

 

Кибеткә юл ачылды да,

Бар хайваннар тукланды.

Шул күперне салганнан соң

Матур тормыш башланды.

 

Бу дөньяда яшәгәндә

Белегез эшнең серен.

Әгәр аны белмәсәгез,

Белегез “ишәк телен”.

 

Әгәр булса  проблемагыз,

Югалып сез калмагыз.

Чиновникларга бирешмичә

Ишәкчә сөйләп карагыз.

 

Әгәр шулай да чишелмәсә

Сезнең берәр мәсьәләгез.

Ни әйтергә кала инде:

“Тирән булсын кесәгез”

 

М.Максут. 28.09.10г.

 

 

№3.

Зиратларда мин булдым.

 

Иртә белән җомга көнне

Кирәк килеш пакландым.

Бисмиллахир диеп әйтем дә,

Зиратларга юл алдым.

 

Юлда барам алга карап,

Якты минем күңелем.

Ниятләрем минем якшы,

Мәрхомнарда фикерем.

 

Зиратларга якынайдым,

Кабак алнында бер карт баскан.

Ак тюрбаннан, ак сакалдан,

Ак ябынгыч ябынган.

 

Ассәламегаләйкум,- диеп сәйләм бирдем,

Алейкум вә саләм,- диеп алдым.

Бабай миңа каршы чыккан дип,

Үз- үземә уйландым.

 

Бераз аптырана калсамда,

Кем икәнлеген сизендем.

Гади кеше түгел диеп,

Мин шунда ук төшендем.

 

Я, бабай, кем буласыз,

Аңлатып миңа бирегез.

Да, гади кеше дә түгел сез,

Зур хөрмәтем сезгә, белегез.

 

Да, мин сине көтеп торам,

Чыктым капка алдына.

Гади кеше дә түгел мин,

Тик күренәмен мин- сиңа.

 

Рәхмәтләрем сезгә, бабай,

Мөмкинме, без дус булыйк.

Сезнең турында беләсе килә,

Бераз сөйләшеп утырыйк.

 

Ник сез, бабай,капка алнында,

Шулай мине каршы алдыгыз?

Әллә әйтәчәк сүзегез бар,

Әллә берәр соравыгыз?

 

Беләм ник килгәнеңне монда,

Безнең алныбызда мәетләр.

Бер сафта, аларны көттерми,

Укыйк элек сүрәләр.

 

Риза булып, -бабай, -дидем,
Мин аз беләм Корьәнне.

Мин укыган аз сүрәләр

Кабул булып, җитәрме?

 

Ниятьләрең якты булсын,

Укы ни белгәнеңне.

Тик Ходайдан үтенеп сора,

Ул үтәр теләгеңне.

 

Шул эшләрне башкарганда

Оныттым мин дөньямны.

Килеп торды өстемә нурлар,

Ходай алсын укыганымны.

(ферештәләр яратылган нурдан)

 

 

Ходаебызга шиксез ошанып,

Бул анардан сораучы.

Эшлә дөньяда матурлыклар,

Бул гөнаһтан куркучы.

 

Аерылма син динеңнән,

Ата- ана теленнән.

Пейгамбәребезне олыла син,

Чыкма аны сүзеннән.

 

Ана хакы-Алла хакы,

Юкка гына әйтмиләр.

Әнкәеңне син рәнҗетсәң,

Булмас синдә бәхетлэр.

 

Әткееңне дә хөрмәтлә син,

Булыгыз бер кинәштә.

Авыр сүзләр әйтә күрмә,

Терәк бул син һәр эштә.

 

Күр барсында якын итеп,

Яшә хәлләрен белеп.

Шунда сиңа якты көннәр

Килерләр тезелешеп.

 

Ак дөньяда яшәгәндә

Таптама Кеше хакы.

Кайгыларың узып бетмәс,

Кайтып килерләр тагы.

 

Да, бабай, дөньялар үзгәрде,

Күп гонаһлар эшлибез.

Ходайга без ошансакта,

Бар әмерен үтәмибез.

 

Зиратлардан күреп торам,

Сездә нинди тормышлар.

Сөйләсәң – сөйләмәсәң дә,

Алар миңа танышлар.

 

Кеше үлде дә, бетте түгел,

Шулай беркайчан уйлама.

Гәүдәләребез көлгә әйләнсә,

Җаннарыбыз бит саклана.

 

Менә, мин синең алныңда,

Минем юктыр бит гәүдәм.

Җаным белән сөйләшәсең,

Ул түгел минем шәүләм.

 

Сүзләрегезгә ошанамын,

Тагын бар сорар cүзләр.

Нинди карашта без бәйлеләр-

Үлгәннәр hәм тереләр.

 

Һәр мәет саклый үзенең

Фани дөньядагы нәселен.

Төшләр аша аларга җиткерә

Ни әйтәчәк сүзләрен.

 

Мин дә күрдем берничә төш,

Һәм үземчә юрадым.

Эчтәлекле төшләр иде,

Шатланып,- канатландым.

 

Ул төшләренең дә миңа таныш,

Мин бит аларны җибәрдем.

Кылган эшләреңне хуплап,

Рәхмәтемне белдердем.

 

Ул төшләрне син языпсын

Авылдашлар тарихында.

Тик күпләре аңышмыйлар,

Мәшәкать дөньясында.

 

Без- иманлылар, җыелабыз

Бер зур булган төркемгә.

Һәйкәлдә язган сүрәгезне

Барып укыйбыз көндә.

 

Ул хәйкәлне без куйдык бит,

Булсын сезгә Истәлек.

Авылыбыз таркалмасын,

Булсын иде бердәмлек.

 

Иске зиратларда да булам,

Минем бит шул хезмәтем.

Ташланган зиратларны матур иттеләр,

Аларга да рәхмәтем.

 

Алар барда изге эшләр,

Мин зур бәя бирәмен.

Бабаларыгызны онытмагыз,

Тагын рәхмәт әйтәмен.

 

Күп авылдашлар фават булды,

Төрле сугыш кырында.

Без күрәбез, һәйкәлегез баскан,

Авылыбыз уртасында.

 

Сакладыгыз сез динне дә,

Мәчетегез сөендерә.

Манарагыз күркәм булып,

Ераклардан күренә.

 

Тик арагызда күп сукырлар,

Дөнья ямен белмиләр.

Мал артыннан куа-куа,

Зиратларны күрмиләр.

 

Кара, син, кайсы кабер өсләрен,

Алар ташланган сыйфатта.

Ник аларны тоталмыйлар

Гел матур, чиста сафта.

 

Берсе чардугансыз, берсе -тамгасыз.

Берсе -бөтенләй билгесез.

“Мәет кабере якты булсын”,- дип

Тел белән генә сөйлисез.

 

Кабер эчендә мәет ята,

Тик җаны очып йөри.

Кабер йортым бәрелгән дип,

Оныкларына рәнҗи.

 

Вакыт үтәр, алар үзләре,

Килеп ятырлар шунда.

Актарылган каберләре булса,

Аңышырлар барсында.

 

Ә сез, бабай, зиратларда

Ничек итеп яшисез?

Сезнең нинди хокуклар бар,

Ачыклап шуны бирегез.

 

Барда бик катлаулы монда,

Йөремиләр көлешеп.

Гаризалар да язмыйлар,

Берсе берсен рәнҗетешеп.

 

Монда бар сяваплылар,

Шулай ук –гонаһлылар.

Көне-төне сезләрдән

Сүрәләр көтеп торалар.

 

Әнә...бер мәет елый,

Димәк, булган имансыз.

Ходаебызга ошанмаган,

Булган намазсыз, уразасыз.

 

Я, бабай, тагын ниләр,

Сезнең миңа бар әйтәсе?

Кешелек дөньясы нинди булыр,

Алда нәрсә көтәсе?

 

Кешелек дөньясында хәзер

Юктыр гади дөреслек.

Алдау, кырыслык, туенмаслык

Алды хәзер өстенлек.

 

Рәхмәтсезләр, ярдәмсезләр,

Күпләрендә хәйләкәрлек.

Адәм үзе белән генә була,

Юктыр кешеләрдә бердәмлек.

 

Көлә-көлә гонаһ кылалар,

Кешеләрнең берәүләре.

Аларга Җәннәт булмас инде,

Кабул булмас тәүбәләре.

 

Бабай, сез, ачулы булыпмы,

Шул сүзләрне әйтәсез.

Әллә аларның ялгышларын

Тик ачык итеп күрсәтәсез?

 

Бездә юктыр үпкәләнү,

Бездә юктыр ачулану.

Тик Кыямәт көненә кадәр

Бездә бара паклану.

 

Кешеләргә хөрмәт белдерү-

Ул акылның яртысы.

Гонаһ кылмый, дөрес яшәү-

Шул тормышның яктысы.

 

Әгәр берәү гонаһ кылса,

Ә син аңа әйтмәсәң.

Син дә янында гонаһлы буласың,

Теләсәң, теләмәсәң.

 

Юк, барда шулай булып калмас,

Бар гонаһлар үлчәнер.

Мәңгелек дөньясына килгәч,

Тулысынча түләнер.

 

Язсын, сезгә, мөмкин кадәр

Гыйбадәтләр кылырга.

Ходайның сөекле бәндәсе булып,

Аның каршысына барырга.

 

Бабайның бар сүзләрен

Нык итеп күңелемә салдым.

Рәхмәтләр әйтеп,саубуллашкач,

Мин йокыдан уяндым.

 

Уятты мине азан тавышы,-

Йокыдан мин араландым.

Бу төшем булган икән,-дип,

Тагын бер тапкыры уйландым.

 

Төшем булса да, көнем булса да,

Барыбер күңелемдә шул уйлар.

Тагын очратсам да ул бабайны

Шул ук булыр сораулар.

 

 

М.Максут. 01.10.10г.

 

 

 

4. Бүгенгесе ана белән бала арасында булган якынлык ерагая бара диеп уйлыйм. Бер-берсен аңлашмау, хөрметләмәү еш очрый башлады. Тик вакыт үткәч кенә, адәм үз-үзенә уйланып, шуларга бәя бирә. Фават булган әнисен-этисен уйлый. Кайбер очракта-вакыт узган була инде. Сагынсаң да аларны-тик йөрәк кенә сызлый.
Дөрестән дә бит, ана кеше үз баласына кайчан усаллык теләгәне бар? Бер киңәштә ата-аналары белэн яшәгән бала гына бәхетле була ала.

Бу шигырьне мин яздым Мәскәүдә бер озак яшәүче авылдаш белән сөйләшкәннән соң. Ул миңа бирде фикер. Тик уйламагыз, ул үзе шул хәлдә булган диеп. Тормыш турында аның белән сөйләшкәндә шул фикерләр сөйләнде.

 

№4.

 

Кайдан эзлэргэ бэхетне.

 

Бүгенгесе життем урта яшькә,

Бәхетле итеп үземне сизмәдем.

Тормыш газаплары мине бөкте,

Якты көннәр бер дә күрмәдем.

 

Ник шулай дип уйлансам да,

Жавап никтер тапмадым.

Көннэр үтте бер бер артлы,

Әнкәй ягына борылмадым.

 

Әнкәемә гомер барышында,

Хөрмәт бирә алмадым.

Аның авыр чакларында

Жылы кулым сузалмадым.

 

Сорадым бер карт бабайдан:
Кайда ул бәхет диеп?

Бабай бераз уйданды да:

Авыр сулады сизенеп.

 

Бәхетеңне эзлә бөгелеп,

Әнкәннең яак астыннан.

Әгәр анда табалмасаң,

Барыбер китмә син шуннан.

 

Тагын иел, тагын кара,
Бер карауда тапмассың.

Пейгамбәребез шулай әйткән,

Күрсәтеп берәүнең хатасын.

 

Ничек шулай булсын диеп,

Аңламый-тагын сорадым.

“Ана хакы-Алла хакы” дигәч,

Басар урын тапмадым.

 

Куймадым мин гомеремдә
Газиз әнкәемә хөрмәтне.

Дөньяны мин соң аныштым,

Тешлим хәзер терсәкне.

 

Кичерерме мине әнкәй,

Шундый бик зур ялгыштан.

Кичерерме мине Ходай,

Харам кылырмы тамыктан.

 

Бир Син мина, Ходаем,

Тагын бер тапкыры мөмкинлек.

Калган гомеремдә кылыйм иде

Гонахлар йолардый изгелек.

 

М.Максут. 20.09.11 ел.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Hosted by uCoz